Чөгендернең өчтән берен җыясы калды

2013 елның 19 октябре, шимбә
Көзге кыр эшләре акрынлап ахырына якынлаша.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 октябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 67 процентында казылды. “АгроНур”, “Ямбулат”, “Дружба” бу эшне төгәллә-деләр. “Вамин-Буа” татлы тамырны барлык мәйданның 83, “Тинчәле” – 81, “Авангард” 78 процентында җыеп алды. Җир өстенә барлыгы 206206 тонна татлы тамыр чыгарылды. Чөгендернең һәр гектардан  уртача чыгышы 437 центнерга тиң.
Рапс барлык мәйданның 72 процентында суктырылды. Һәр гектардан уртача 7,4 центнер уңыш белән 1702 тонна бөртек җыеп алынды. Кукурузның 73 проценты җыелды. Барлыгы 44103 тонна силос (ихтыяҗның 59 проценты) базланды.
Туфракны төп эшкәртү 52721 гектарда (барлык мәйданның 82 проценты) үткәрелде. “АгроНур”да, “Мирас”та, “Буа”да, “Авангард”та, “Ямбулат”та бу эш төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International