Бу бәйрәмнең идеясе җәмгыятьнең балалар бакчаларына һәм гомумән мәктәпкәчә балачакка игътибар итүеннән гыйбарәт.
Ни өчен бәйрәм датасы итеп көз көне сайланган?
Бәйрәм көне очраклы рәвештә генә сайланмаган. Санкт-Петербургта Беренче балалар бакчасы 1863 елның 27 сентябрендә ачыла.
Мәктәпкәчә белем бирү педагогы-балалар белән үсәргә һәм мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итүче белгеч. Алар көн саен илебезнең кечкенә гражданнары турында кайгырталар, бөтен мәхәббәтләрен, назларын һәм игелекләрен бирәләр.
Хөрмәтле педагоглар, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә белем бирү ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Россиядә Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйм! Балаларны өйрәтүче, саклаучы фәрештә булу һәркемнең дә көченнән килми. Ләкин сез, сизгерлек, дөрес караш һәм киң күңелегез белән, һәр баланың йөрәген яулап аласыз. Балаларга бүләк иткән зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм җылыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бәхетле булыгыз һәм сездә беркайчан да эшкә илһам сүнмәсен!