Дәүләт геодезия челтәре (ДГЧ), дәүләт нивелир һәм гравиметрия челтәре пунктларына, шулай ук махсус билгеләнештәге геодезия челтәрләренә зыян килгәндә яки юкка чыкканда хәбәр итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Мондый фактлар ачыкланган очракта хокук ияләре, шулай ук геодезия һәм картография эшләрен башкаручы затлар бу хакта Роскадастрга 15 календарь көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Элегрәк бу мәгълүмат Росреестрга бирелгән иде
Челтәр пунктларының зарарлану яки юкка чыгу очраклары турындагы мәгълүмат уздырыла торган геодезия һәм картография эшләренең күләменә бәйсез рәвештә бер мәртәбә җибәрелә һәм анда җибәрүче турында белешмәләр, пунктның торышы, аның урыны һәм пункт урнашкан күчемсез милек объектының кадастр номеры турында белешмәләр, шулай ук аның зарарлану яки юкка чыгу сәбәпләре булырга тиеш. Мәгълүматларны роскадастрга почта аша, электрон документ рәвешендә җибәрергә яки шәхсән мөрәҗәгать иткәндә тапшырырга мөмкин.
Җибәрелүче мәгълүмат шулай ук пунктның исемен, аның үзәгенең һәм билгесенең тибын, пунктның маркасы номерын үз эченә алырга мөмкин. Моннан тыш, аңа пункт урнашкан урыннан фото - һәм (яки) видеофиксация материаллары да беркетелергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, ДГЧ пунктлары илдә координаталар һәм биеклекләр системасын төзүнең нигезе булып тора, геодезия һәм картография эшләрен башкару, башка инженер-техник бурычларны хәл итү өчен кирәк. Алар дәүләт милке булып тора. ДГЧ пунктларына зыян салган яки юк иткән өчен физик затларга – 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 000 сумнан 50 000 сумга кадәр, юридик затларга 50 000 сумнан 200 000 сумга кадәр административ штраф каралган.