2024-2025 елларга М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итүгә старт бирелә.

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Әлеге премия ике елга бер мәртәбә дүрт лауреатка – 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләр 70% тәшкил иткән авторлар төркеменә сәнгать, журналистика һәм телевидение үсешенә керткән өлешләре,яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда югары казанышлары өчен бирелә.

 М.Җәлил исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ике елга бер мәртәбә дүрт премия күләмендә – һәрберсе 200,0 мең сум күләмендә бирелә.

Конкурста катнашуга гаризалар 2024 елның 19 декабренә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: https://utalents.ru/event/konkurs-po-prisuzhdeniyu-respublikanskoy-premii-imeni-mdzhalilya-2024.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International