Менә ичмасам бүләк

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Район халкы чит кешеләр мәшәкать-борчуларына битараф түгел. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традицион акция кысаларында да, төрле бәла-казаларга юлыгучыларга да матди ярдәм күрсәтүчеләр  байтак булды.
Шушы көннәрдә “Сафари” күңел ачу үзәге оештыручысы Радик Гайнуллин “Ромашка” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә бәясе 135 мең сумлык “Кечкенә замок” дигән уен мәйданчыгы бүләк итте. Сабыйларның әтиләре 3-7 яшьлекләр өчен билгеләнгән корылманы бакча ишегалдына нык итеп урнаштырып та куйдылар. “Кечкенә замок” балаларны үзенең кызыл, сары, яшел төсләре белән ерактан ук җәлеп итеп тора. Анда арканга тотынып баскычлардан менәргә дә, таучыктан шуып аска төшәргә дә мөмкин. Тартылу, сузылу күнекмәләре өчен дә мөм-кинлекләр бар.
-Ишегалдына һава суларга чыгуга балалар шунда йөгерәләр. Яңа уен мәйданчыгы магнит кебек  тартып тора үзләрен, - ди тәрбияче Ләлә Анисимова.
Учреждение мөдире Фәридә Закированың да сөенече эченә  сыймый.
- Радикның әнисе Мәрьям апа гомер буе әлеге коллективта намуслы хезмәт куйды. Радик үзе дә бездә тәрбияләнде. Тәрбиячеләр, ата-аналар исеменнән аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International