27 августтан Россия Почтасы Татарстаннан Курск һәм Белгород өлкәләренә бушлай 969 посылка җибәргән.
Исегезгә төшерәбез, почта Курск һәм Белгород өлкәләренә посылкалар китерү бәясен түләүне гамәлдән чыгарды. Бу төбәкләрнең клиентларыннан Россия буенча җибәрү өчен кабул ителгән посылкаларны почта шулай ук бушлай китерә. Бу вакыт эчендә Россия Почтасы Курск һәм Белгород өлкәләренә 60 000 нән артык посылка бушлай китерде. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр илнең башка өлешләренә 75 000 нән артык посылка җибәргән.
Почта җибәрүенең авырлыгы 20 кг га кадәр булырга мөмкин, ә бер җибәрүчедән посылкалар саны чикләнмәгән. Бушлай җибәрүдән Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләр файдалана ала, алар башка төбәккә күчәргә мәҗбүр булалар һәм үзләре белән кирәкле әйберләрне күбрәк алырга телиләр.