Республика халкына 44 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2024 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан игълан ителгән  мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә  «Работа в России»   бердәм цифрлы платформада вакансияләр саны 44 410 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан: 
- Сәнәгатьтә 24,5% (10,9 мең эш урыны);
- Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә 11,6 % (5,1 мең эш урыны);
- Сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә 8,6% (3,8 мең эш урыны);
- Сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә 5,5 % (2,5 мең эш урыны);
- Транспортта 5,3% (2,4 мең эш урыны);
- Авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә 1,2% (0,5 мең эш урыны);
- Мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә 0,8 % (0,3 мең эш урыны);
- 42,5 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (18,9 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 372 татарстанлы теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International