Алмашынучан болыт. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән көньякта бераз яңгыр ява.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4˚.
Көндез максималь температура +8..+11˚.
2024 елның 17 октябреннән 24 октябренә кадәр Татарстан Республикасының аерым үзәк һәм көнчыгыш районнарында урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар).