Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

2024 елның 19 октябре, шимбә

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» 10.08.2023 елның № 1314 карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 2024 елда ял көне 2 ноябрьдән 30 апрельгә күчерелде.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 елдан № 1448-XII Татарстан Республикасы Законы (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2024 елның 4 һәм 6 ноябре ял көннәре булып санала.

2 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International