Россия почтасы Казандагы БРИКС саммитына марка чыгарды

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Почта мөрәҗәгатенә БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казан шәһәрендә очрашуына багышланган марка чыкты. Почта маркасын Казан Кремле күренеше һәм саммитның рәсми символикасы бизи. Почта, марка чыгаруга өстәмә рәвештә, Казан һәм Мәскәү өчен беренче көн конвертларын чыгарды һәм беренче көн штемпельләрен ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узган бәйрәм  тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов почта продукциясенә штемпель тамгасы куйдылар.

Марканың тиражы - 90 000 данә, Номиналы — 50 сум. Марка Татарстанның почта бүлекчәләренә кайткан инде. Россиядә почта түләүенең дәүләт билгеләрен «Марка» АҖ — Россия Почтасының бүлендек компаниясе чыгара.

Беренче көн штемпелен саммитның беренче эш көнендә 2024 елның 22 октябрендә Россия Почтасының Казандагы 420000 бүлекчәсендә түбәндәге адрес буенча куярга була: Кремль урамы, 8 йорт, 21:00 сәгатькә кадәр. Шуннан соң штемпель әйләнештән алыначак.

БРИКС берләшмәсе дәүләтләре лидерлары очрашуы Казанда 22-24 октябрьдә уза. Ул 2024 елда БРИКСта Россия рәислегенең төп вакыйгасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International