21 октябрьдә Буа шәһәренең Никахлашу сараенда Иван һәм Наталья Миловацкийның никахлашуын теркәү узды. Иван- махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрби хезмәткәр. Кыска вакытлы ялга килгәч, үзенең яры Наталья белән мөнәсәбәтләрне законлаштырырга карар кылган. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Марс улы Сафин яшьләрне истәлекле вакыйга белән котлады, аларга, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен һәм назларын саклап, озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде. Яшь гаиләгә чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.