Милек салымнарын түләү буенча Ачык ишекләр көне 2024 елның 24 октябреннән 2024 елның 12 ноябренә күчерелде.
Татарстан Республикасы салым органнары 2024 елның 12 ноябрендә 9:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Теләгән һәркем мөлкәткә салым салу үзенчәлекләре турында тулы һәм дөрес мәгълүмат ала алачак; салым түләүгә бәйле конкрет ситуацияләрне ачыклый алачак; шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисында теркәлү процедурасын узачак. https://lkfl2.nalog.ru/lkf
Салым хезмәте белгечләре җентекләп сөйләячәкләр:
-салымнарны кем түләргә тиеш;
-һәр муниципалитетта кулланыла торган ставкалар һәм ташламалар турында;
-мөлкәт салымнары буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында https://clck.ru/3E6bKR;
-салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.