Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» 10.08.2023елдан № 1314 карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 2024 елда ял көне 2 ноябрьдән 30 апрельгә күчерелде.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 елның № 1448-XII Татарстан Республикасы Законы (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2024 елның 4 һәм 6 ноябре ял көннәре булып санала.
2 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 ст. 1 өлеше).