2024 елның 28 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

28 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда да) көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.

Аязучан болытлы һава. 

Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с ка күчә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+3˚.

Көндез максималь температура +3..+6˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International