30 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Машина йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә бер полосадан икенчесенә күчүләрдән, узып китүләрдән, баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тормозлаулардан качарга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.;
5. Бөтен оптика эш халәтендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм юл кичүләрендә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булырга;
2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга;
3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трасса аша чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.