2024 елның 31 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява; урыны белән томан. Көндез яңгыр һәм юеш кар ява, кайбер районнарда көчле.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, җилләр тизлеге 16-21 м/с, төнлә урыны белән. 

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚.

Көндез максималь температура 0..+4˚.

Төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була.  

31 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән

- төнлә һәм көндез 16-21 м/с тизлектәге көчле көньяк җиле;

- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү;

 төнлә томан көтелә;

- көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем була, күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая, кыска вакытка 1000 м дан да кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International