“Заступник” мобиль кушымта

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Хәтта иң игътибарлы һәм кайгыртучан ата-ана да секунд саен бала янында була алмый. Күп кенә балаларга да әти-әниләре гел янәшә булса уңайсыз: мондый гиперопека өчен дуслары көләр кебек тоела. Ә шул ук вакытта балаларны караучысыз калдырганда төрле куркынычлар көтәргә мөмкин. Мәсәлән, бала дөрес булмаган тукталышта чыгып, адашырга, велосипедтан егылып, җәрәхәтләнергә мөмкин. Тагын да куркынычрак хәлләр була: баланы таныш булмаган кеше эзәрлекли ала.

Сезгә "Заступник" түләүсез мобиль кушымтасын урнаштырырга тәкъдим итәбез, ул, ата - аналар контроленең күпсанлы кушымталарыннан аермалы буларак, балага ашыгыч хәлдә бәла сигналын җибәрергә генә түгел, ә иң мөһиме, ашыгыч хезмәтләр һәм волонтерлар ярдәмен бик кыска вакыт эчендә-нибары өч минуттан алырга мөмкинлек бирә. "Заступник" коммерцияле булмаган социаль проектының соңгы елында бөтен ил буйлап 4500 дән артык бала һәм яшүсмер ярдәм алды!

Хәзерге вакытта «Заступник» кушымтасы IOS һәм Android платформасында хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International