1 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә Казанда урыны белән
- көндез көньяк-көнбатыш көчле җил көтелә, көнбатыштан җил тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә;
- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килә (Казанда төнлә һәм иртән).
Аязучан болытлы һава. Көндез урыны белән уртача яңгыр һәм юеш кар явып тора. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+1˚.
Көндез максималь температура +1..+3˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була.