Ел саен 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм илебез тарихындагы ватанпәрвәрлек һәм Ватанны басып алучылардан саклау өчен берләштерүгә ярдәм иткән мөһим моментларга тирән ихтирам белдерү булып тора.
1 ноябрьдә районыбызда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар старт алды.
Мәдәни үсеш үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Бердәмлектә гармония" исемле бәйрәм концерты булды. Концертка районның талантлы башкаручылары һәм иҗат коллективлары җыелган иде. Номерлар күп иде, аларны өлкәннәр дә, яшьләр дә башкарды. Алар барысы да үзләренең Ватанга һәм анда яшәүче кешеләргә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Бию һәм музыка номерлары буалыларга эш көненнән соң яхшы музыка һәм атмосфера белән ләззәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде.
Барлык тамашачыларга котлау сүзләре белән Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов мөрәҗәгать итте.
Хәзерге Россия өчен Халыклар бердәмлеге көне-без ватанпәрвәрлек традицияләрен, Ватанга ышанычны һәм бердәмлекне күрсәтә торган бәйрәм.