Чөгендер күп калмады

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Көзге кыр эшләре акрынлап ахырына якынлаша.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 октябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 75 процентында казылды. “АгроНур”, “Ямбулат”, “Дружба” бу эшне төгәллә-деләр. “Тинчәле” татлы тамырны барлык мәйданның 97, “Вамин-Буа” – 95, “Авангард” 83 процентында җыеп алды. Җир өстенә барлыгы 234303 тонна татлы тамыр чыгарылды. Чөгендернең һәр гектардан уртача чыгышы 439 центнерга тиң. Кукурузның 74 проценты җыелды. Барлыгы 45268 тонна силос (ихтыяҗның 64 проценты) базланды. “Тинчәле” һәм фермер хуҗалыклары көнбагыш суктырырга керештеләр.
Туфракны төп эшкәртү 54666 гектарда (барлык мәйданның 85 проценты) үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International