Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2025 елга җитештерү календаре эшләнде

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2025 елга җитештерү календаре эшләнде.

Җитештерү календаре айларга, кварталларга һәм 2025 елга эш вакыты нормасын тулаем алганда 40-, 39-, 36- 35- һәм 24 сәгатьлек эш атналарында, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эшчеләр һәм ял көннәре саны.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 13 августындагы 588н номерлы боерыгы белән, атнага билгеләнгән эш вакыты озынлыгына бәйле рәвештә, билгеле бер календарь чорларына (ай, квартал, ел) эш вакыты нормасын исәпләп чыгару тәртибе расланды (алда – тәртип).

 

Тәртип нигезендә билгеле бер календарь чорларына эш вакыты нормасы көндәлек эшнең (сменаның)түбәндәге дәвамлылыгыннан чыгып, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике ял көне булган биш көнлек эш атнасының исәпләү графигы буенча исәпләнә:

40 сәгатьлек эш атнасында-8 сәгать;

эш атнасының озынлыгы 40 сәгатьтән кимрәк булганда – эш атнасының билгеләнгән озынлыгын биш көнгә бүлү нәтиҗәсендә алына торган сәгатьләр саны (мәсәлән,

39 сәгатьлек эш атнасында-7,8 сәгать;

36 сәгатьлек эш атнасында-7,2 сәгать;

35 сәгатьлек эш атнасында-7 сәгать;

24 сәгатьлек эш атнасында-4,8 сәгать).

 

Эш көне булмаган бәйрәм көненнән алда эш көне (смена) бер сәгатькә кыскартыла (РФ Хезмәт Кодексының 95 ст).

РФ Хезмәт Кодексының 112 ст. һәм «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 елдан № 1448-XII Татарстан Республикасы Законының 1 ст. (29.09.2016 № 67-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне;

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 Май-Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август-Татарстан Республикасы көне;

Ураза-бәйрәм;

Корбан-бәйрәм.

Ай календаре һәм традицияләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү башланган көннәр Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, 2025 елда Дини мөселман бәйрәмнәре Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итүнең якынча датасы булып 30 март һәм 6 июнь санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International