Мәдәни үсеш үзәгендә зона семинар – киңәшмәсе узды

2024 елның 9 ноябре, шимбә

9 ноябрьдә Буа шәһәренең  Мәдәни үсеш үзәгендә "Татарстан Республикасы терлекчелеге-үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар – киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары, хуҗалыкларның терлекчелек һәм зоотехника буенча консультантлары катнашты.

Төп доклад белән министр урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады, ул терлекчелек өлкәсендәге тугыз айлык нәтиҗәләрне йомгаклады, төбәк хуҗалыклары эшенең проблемалы аспектларын билгеләп үтте һәм алда торган бурычларны яктыртты.

Буа районының «Авангард» сөтчелек комплексына мисал итеп әлеге комплекста терлекләрне тукландыру, карап тоту һәм үрчетүнең заманча технологияләрен күрсәтүче видеоролик күрсәтелде.

Моннан тыш, семинар-киңәшмә кысаларында яшь терлекләрне үстерүнең яшерен потенциалы һәм нәтиҗәле ашату, шулай ук яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр узды. Район кунаклары шулай ук терлекчелекне алып барганда кирәкле ветеринария препаратлары һәм җайланмалары белән тәэмин итүчеләребезнең күргәзмәсе белән таныштылар. Чара ахырында Буа районының алдынгы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International