«Аерым игътибар»  категориясендәге затлар белән эшләү буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы

2024 елның 8 ноябре, җомга

08 ноябрьдә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова рәислегендә Буа муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында «Аерым игътибар» категориясендәге затлар белән эшләү буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы узды.

Комиссия утырышы барышында Буа муниципаль районында «Гармония»  оешмасы директоры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Кильдюшева профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары, психологик ярдәм күрсәтү, «Аерым игътибар» категориясендәге затларга социаль хезмәтләргә ихтыяҗны ачыклау турында таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция  башлыгы урынбасары - полиция капитаны Фәнис Рәхимов «Аерым игътибар» категориясендәге затларның гаилә әгъзалары белән яшәү урыны (балигъ булмаганнарның уку урыны) буенча адреслы эш һәм профилактик эшне камилләштерү чаралары турында сөйләде.

Шулай ук җыелган башка мәсьәләләр дә каралды. Мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча утырышта аларны үтәү сроклары белән идарә карарлары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International