«Светофорик» һәм «Теремкәй» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр республика конкурсында җиңүчеләр булдылар

2024 елның 15 ноябре, җомга

«Светофорик» һәм «Теремкәй» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Бозда һәм суда уяу булам»дип аталган республика конкурсында җиңүчеләр булдылар.

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Үзәге территориясендә  бүләкләү тантанасы узды, анда балалар үзләренең казанышлары өчен билгеләп үтелде.

Әлеге чара кысаларында катнашучылар кешеләрне судан коткару алымнарын практикада күрү, шулай ук төрле авария-коткару техникасы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек алдылар. Моннан тыш, алар дүрт аяклы ярдәмчеләр — коткару отряды этләре белән аралаша алдылар .

Без яшь җиңүчеләребез белән горурланабыз һәм аларны бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International