Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә :

- 18е  кич,  19 ноябрьдә  төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-17 м/с тизлектә;

- 19 ноябрьдә төнлә һәм иртән томан (Казан шәһәрендә дә) көтелә.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә вакытта томан төшүен сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт иткән транспорт чарасы белән бәйле. Томанның ераклыкны билгеләргә комачаулавын  исәпкә алу мөһим -  дистанцияне арттыру, тизлекне киметү кирәк.

Кискен тормозга басмаска кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International