Көзге су куркыныч

2013 елның 25 октябре, җомга
Тәҗрибәле балыкчылар көзен балык тотарга аеруча ярата. Бу вакытта балык авыр эләккәнгә алар төрледән-төрле ысуллар уйлап табарга тырышалар. Көзге ау процессы чын-чынлап спорт мавыгуына әверелә. Әмма моның куркыныч ягы булуын да онытмаска кирәк.
Көзен су температурасы 7-8 градуска гына тиң. Көймә капланып, балыкчы суга төшкәндә, юеш киемнәре аны төпкә сөйрәячәк, ә салкын су хәрәкәтләрен чикләячәк. Бу очракта аны коткару гаять авыр. Салкын суда тән бик тиз һәм нык суына. Күп очракта кеше суга чумуның беренче 10-15 минутында үзенчәлекле “шок” кичерә. Сулыш алу функциясе бозыла, кул-аяклары сизми башлый. Андыйлар якындагы коткаручы көймәгә дә үзләре утыра алмыйлар, чөнки бармак тиресе температурасы су температурасына кадәр түбәнәя.
Суда мондый бәхетсезлек очрагына юл куймас өчен аз кеше сыйдырышлы суднолар буенча Дәүләт инспекциясе инспекторлары җилле көнне, исерек хәл-дә, төзек булмаган көймә-дә, коткаручы чараларсыз су өстенә чыкмаска һәм йөзү чараларына кирәгеннән артык кеше утыртмаска киңәш итәләр. Көз көне тиз караңгылана, шуңа да йөзү чараларының барысы да яктырткыч утлар белән җиһазланган булырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда 01, кесә телефоныннан 112 номерларын җыеп, бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәтчелегенә шалтыратырга кирәк.
Форсаттан файдаланып, әти-әниләрне балаларын бигрәк тә елга-күлләр бозланган  чорда су буйларына чыгарып  җибәрмәскә үтенәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International