Сабый күңеленә юл салды

2013 елның 25 октябре, җомга
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә утыз елга якын хезмәт куйган Фәния Шәрәфиева бала күңеле ак кәгазь, анда нинди орлык чәчәсең, шул шытып чыга дияргә ярата.
“Ромашка” балалар бакчасында иң кечкенәләр төр-кемендә бөтен күңелен биреп эшләде. Төркемдә 20 бала. Араларында җиде-сигез айлыклары да бар. Элек ясле төркеменә эшкә махсус медицина белеме булганнарны гына кабул итәләр иде.
-Бу бер яктан уңайлы да иде. Сабый чирләп китә калса, беренче ярдәмне күрсәтәсең. Ә прививка ясатканнан соң, бала аны ничек кичерде икән дип хафаланып, төнне йокысыз үткәрә идем, - ди ул.
Янәшәңдә саф күңелле, кешелекле хезмәттәшләр, хезмәтеңне бәяли белүче җитәкчеләр булганда эшкә күңел үсә. Фәниянең үзе әйтүенчә, ул бу яктан бә-хетле. Хезмәттәшләре На-илә Камалова, Гөлүсә Әх-мәтҗанова, Нина Петина, бакча мөдирләре Луиза Ибраһимова, Роза Гыйс-мәтуллина белән  аңлашып эшләделәр. Ягымлы, тырыш булганын күреп ата-аналар арасында “балам синең төркемгә  эләк-сә ярар иде”  диючеләре дә шактый була.
- Баланы уен, әкият аша тәрбияләүне хуплаучы Фә-ния Яңа ел бәйрәмнә-рендә Кыш бабайга “әверелә”, балалар белән бер-гә әкият геройларын уйный. Шулай бергәләп “Кә-җә белән сарык”, “Кыңгырау чәчәк”, “Ак песи” әкиятләрен  сәхнәләштерде-ләр. Ата-аналар сабыйларының кыланмышларын күреп бик сөенәләр иде. Тәрбияче шул рәвешле нә-ниләрнең сөйләм телен үстерергә, сүз байлыкларын арттырырга, үз фикерләрен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп җиткерә белергә дә өйрәтте. Шул ук вакытта әкиятләр аша кечкенәдән табигатькә сакчыл караш, әти-әнигә, туганнарга, туган җиргә мәрхә-мәт тәрбияләде.
Шуңа да балаларны бакчага йөртү, коллективта яшәргә өйрәтү яклы ул.
-Ата-анасы моңа алдан әзерләгән, көндәлек режимы көйләнгән, уенчыкларын башкалар белән бү-лешеп уйнаучы сабыйлар бакчага тиз ияләшә, - ди ул.
Менә шулай нәни кеше-ләрне бер-бер артлы үсте-рә-үстерә гомер акканы сизелмәгән дә. Кай арада тормыш ике “бишле”сен куйган?!
Хезмәттәшләре, балалары, сеңелләре, энеләре гаиләләре, Иске Суыксу авылында яшәүче әнисе Тән-зилә якын кешеләрен ихлас күңелдән гомер бәй-рәме белән котладылар.
- Гомерем әрәм узмады. Кешеләргә  һәрчак кирәк булдым, сабыйларны яраттым. Шуңа шатланам,- ди Фәния.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International