23 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән: - төнлә һәм көндез көчле көньяк җиле 17-22 м/с (Казанда 15-20 м/с) көтелә; - төнлә һәм иртән юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Бозлавык вакытында:
Аз шуа торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.
При гололедице:
Подготовьте малоскользящую обувь. Передвигайтесь осторожно, не торопясь, наступайте на всю подошву, учитывая неровности поверхности. Пожилым людям рекомендуется использовать трость с резиновым наконечником или специальную палку с заостренными шипами. Если Вы поскользнулись, присядьте, чтобы снизить высоту падения.
Машина йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык узып китүләрдән баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тормозлаулардан качарга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;