Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Техника саклауга куела, төзекләндерелә
2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Техниканы көзен ремонтлауның финанс яктан отышлы, эшләүчеләр өчен җайлы булуы бүген беркемгә дә яңалык түгел. Шуңа да район хуҗалыкларының күпчелеге кыр эшләреннән бушаган тагылма җиһазларны төзекләндерергә өлгерделәр дә инде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, “Дружба” агрофирмасы, “Тахаръял” агрофирмасының “Родина”, “Восход” бүлекчәләре, “Коммуна” җәмгыяте шундыйлардан. “Авангард”та, “Бола”да, “Кыят”та, “Нива”ның “Толымбай” бүлекчәсендә дә ремонт төгәллә-неп килә, калганнарында да эш бара. Сүз уңаеннан, узган атнада техниканы саклауга кую, аларны алда торган язгы кыр эшләренә әзерләү һәм машина-трактор паркларын тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча район хуҗалыклары арасында конкурс та оештырылды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агропромышленность комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Рафыйк Шәкүровтан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Авангард” агрофирмасы яулады. Икенче урынны “Дружба” һәм “Тахаръял” бүлештеләр.
Чәршәмбе көнне “Вамин-Буа” агрофирмасында ремонт барышын үзебез карап кайттык. “Татарстан” бүлекчәсендә безне агрофирманың баш инженеры Рафаэль Фәхретдинов каршы алды, аның белән бергә машина-трактор паркына юнәлдек. Тракторчылар бригадасы бригадиры, техниканың төзеклеген ел әйләнәсе тәэмин итүгә җаваплы Рәүф Юнысов
Слесарь Мансур Каюмов остаханәдә чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль иде. Биредә 7 чәчкечнең өчесен, 7 культиваторның дүртесен төзекләндергәннәр инде. Бинада эшләү өчен шартлар тудырылган. Ул мичкә утын ягып җылытыла, эш кораллары, җиһазлар бар. Ә менә алдагы еллар белән чагыштырганда быел запас частьләр белән тыгызрак. Авыл хезмәтчәннәре белән аралашудан шуны аңладым: алар бүген агрофирмада барган үзгәртеп корулар, күчеш чоры кайчан да булса төгәлләнер һәм барысы да җайга салыныр дигән өмет белән яшиләр. Үзләренә йөклән-гән хезмәтне җиренә җиткереп башкару, эшне бер минутка да туктатмау җаен табалар.
Аннары “Гигант” бүлекчәсендә булдык. Монда тө-зекләндерүне шулай ук сентябрь ахырында башлап җибәргәннәр. Тизлек монда да теләгәнчә түгел. Әмма төшенкелеккә бирелмиләр. Әнә, Александр Храмов, Геннадий Прокофьев төзекләндерелергә тиешле 7 культиваторның икенчесен, Иван Топоркин, Виктор Чубуков 13 чәчкечнең өченчесен сафка бастырып киләләр. Эретеп ябыштыручы Сергей Антонов та алар янында. Тырмалар тимерче Евгений Сапожниковта
- Көненә өч тырманы әзерлек сызыгына куя. 183 тырманың җитмешен ремонтлады инде. Эшен белеп, зур җаваплылык белән башкара, сыйфатка тел-теш тидерерлек түгел, - ди тәҗрибәле тимерче турында остаханә мөдире Сергей Харитонов. “Гигант” бүлекчәсе инженеры Илһам Гомәров, агроном Владимир Чашкин ремонтчылар янында даими булып, эш барышын контрольдә тоталар, киңәшләре белән ярдәм итәләр.
Рафаэль Фәхретдинов әйтүенчә, агрофирманың “Волга” бүлекчәсендә дә техниканы саклауга куйганнар, төзекләндерүне башлап җибәргәннәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз