9 декабрь кичендә, төнлә һәм 10 декабрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык; күз күреме 1000 метрдан кимрәк булган буран; тизлеге 16 метрга кадәр җиткән көчле җил; юлларда кар көртләре, бозлавык, өермә; кичен һәм төнлә көчле кар көтелә.
Болытлы. Кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле. Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.
Көндез максималь температура -1..-4˚.
Юлларда кар көртләре, бозлавык, кар өемнәре.