2024 елның 9 декабрендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында Коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста 70тән артык укучы, 2 команда эше һәм 4 киңәшче катнашты. Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр конкурсы үзе төрле юнәлешләрдә узды: - «Бел һәм рөхсәт итмә» видеоролик номинациясендә; - "Аппликация" һәм "Плакат" номинацияләрендә; - татар һәм чуаш телләрендә милли мәктәпләрдә укучылар арасында «коррупциягә юк дип әйтик» дигән инша – эсселар. Чарада балаларга конкурсның республика этабына узган видеороликлар күрсәтелде. Инша-эссе номинациясендә җиңүчеләр сүз осталыгын күрсәтеп, үз эшләрен укыдылар. Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Әсхәт кызы Шәйхаттарова җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.