Яңа гына эшли башлаган муниципаль хезмәткәрләр өчен түгәрәк өстәл

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә 2024 елда муниципаль хезмәткә кергән муниципаль хезмәткәрләр өчен түгәрәк өстәл узды. Башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова яңа гына эшли башлаган муниципаль хезмәткәрләргә коррупциягә каршы тору буенча законнар турында сөйләде. Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау бурычына, хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыруына, муниципаль хезмәткәрләрнең яллаучы (эш бирүче) вәкиленә башка түләүле эш башкарырга ниятләве турында хәбәр итү тәртибе, шулай ук вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләкләр алуны тыюга бәйле мәсьәләләргә тукталды.

"Мин сезнең һәрберегезне үз вазыйфаи хезмәтен оештырганда башкаларга карата коррупцион тәртипне булдырмау буенча чаралар күрергә, үз тәртибегез белән намуслылык, гаделлек үрнәкләрен күрсәтергә чакырам . Бу җирле үзидарә органнарында уңышлы эшләүнең мөһим шарты", - дип ассызыклады ул.

Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы зат Гөлия Ибраһимова анкета мәгълүматларын бирүгә игътибар итте.

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International