Аларның һәркайсы бу ел дәвамында «Мечталлион» лотереясенең төрле тиражларында һәм «Милли лотерея»дән «Знаковый момент» моменталь уенда 1 млн сум откан.
Отышлы билетларны алар почтадан сатып алганнар. Бәхетлеләр арасында Казан, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яр Чаллы һәм Чистай халкы да бар.
Иң күп отыш «Мечталлион» яңа ел тиражына туры килде, аның уйнатуы 2024 елның 1 гыйнварында Беренче каналда трансляцияләнде. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстанда яшәүче берьюлы биш кеше лотерея миллионерлары булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2014 елдан Россия Федерациясе территориясендә бары тик дәүләт лотереяләре генә уздырыла. Аларның төп миссиясе-физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау.
Почтаның барлык бүлекчәләрендә «Милли Лотерея» брендыннан тиражлы һәм тиражсыз (моменталь) уеннар билетлары сатыла. Мизгелле лотереяләрне сатып алганнан соң ук җиңүгә тикшерергә мөмкин, ә тиражлы лотерея уйнатулары бер үк вакытта барлык билет хуҗалары өчен уза. Моннан тыш, Россия почтасы бүлекчәләрендә алдагы уеннарның нәтиҗәләрен белергә мөмкин.