Чара туган якны өйрәнү музеенда тантаналы шартларда узды. Бу момент һәр катнашучы өчен бик мөһим булды, чөнки паспорт — шәхесне раслаучы документ кына түгел, ә олы тормыш символы да.
Чара әлеге мөһим документны алган һәркемнең ата-анасы катнашында оештырылды. Тантана кысаларында зур булмаган концерт программасы үткәрелде, анда җирле солистлар җырлар белән чыгыш ясады. Шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарада шулай ук Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, «Бердәм РОССИЯ» партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитетының баш белгече Гөлнара Хмельницкая, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе кураторы Наталья Храмова катнашты. Кунаклар балаларга үз Ватаннарының патриотлары булуларын, Россия Федерациясе гражданины исемен горурлык белән йөртүләрен теләделәр.
Төп документны егетләргә һәм кызларга Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев тапшырды .