2024 елның 13 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән

- 12 декабрь кичендә, 13 декабрь төнендә көчле кар, юеш кар (күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда);

- иртән, 13 декабрь көнне көндез буран, күз күреме 500-1000 метр һәм аннан да азрак арада начар, көчле җил секундына 15 метрга кадәр җитә.;

- 12 декабрь кичендә, 13 декабрь төнлә һәм көндез бозлавык; юлларда бозлавык, кар көртләре. 

Болытлы. Кар, юеш кар. Иртән һәм көндез урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 метр тизлектә, иртән, көндез көче секундына 13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы -4..-6˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International