Бу һәм башка сорауларга җаваплар Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңгырады
Татарстан Росреестрында Иҗтимагый совет утырышы узды. Аны үткәрү вакытында ведомствоның 15 еллык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, Җир һәм күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы актуаль үзгәрешләр, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында булган белешмәләр бирү турында фикер алыштылар. Утырышны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айназ Әхмәтова үткәрде.
Утырыш барышында инвестпроектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллина, Татарстан Росреестры эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләгәндә, документларны электрон тапшыруның өстенлекләренә аерым игътибар бирде: «Татарстанда теркәлү вакыты уртача 2-4 эш көне тәшкил итә. Әмма гариза бирүчеләр документларны КФҮ аша тапшырса һәм исемлектә срок, мәсәлән, 9 эш көне күрсәтелсә, исәпкә алу-теркәү гамәлләрен башкарганнан соң Росреестрдан Документлар КФҮкә барыбер исемлектә күрсәтелгән вакытка бер көн кала - хәтта теркәлү 2-4 көн алдан үткәрелсә дә килә. Шуңа күрә документларны электрон рәвештә тапшыру отышлырак!»
Александра Абдуллина искәрткәнчә, агымдагы елның февраленнән гомуми өлешле милек хокукы турындагы язма Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына күпфатирлы йорттагы (КФЙ) урыннар милекчеләренең исемнәрен (атамаларын) һәм гомуми өлешле милек хокукында аларга караган өлешләрнең күләмнәрен күрсәтмичә кертелә. Шулай ук урынга милекчелек хокукының КФЙга күчү турында гариза кергәндә, гомуми мөлкәткә караган урыннарда һәм җир кишәрлегендә хокук ияләрен күрсәтеп, гомуми өлешле милек хокукы турында язмалар булган очракта, мондый язмалар «юкка чыгарыла» һәм гомуми өлешле милек хокукы турында бер генә язма - хокук ияләрен күрсәтмичә кертелә. 2024 елның 12 июленнән КФЙта, башка бинада, корылмада гомуми милек хокукындагы өлешне теркәү дәүләт пошлинасын түләмичә башкарыла. Моннан тыш, ведомство вәкиле ачыклык керткәнчә, КФЙда беренче урынга милек хокукын теркәгәндә, әгәр алар турында белешмәләр Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында булса, андагы гомуми милекне тәшкил итүче урыннарга һәм җир кишәрлегенә милекчеләрнең гомуми өлешле милек хокуклары бер үк вакытта теркәлә. 2024 елның 9 ноябреннән югарыда күрсәтелгән тәртип бинадагы яисә корылмадагы гомуми милеккә карата да кагыла.
Татарстан Республикасы Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет утырышы быел йомгаклау булды. 2025 елда Иҗтимагый советның яңа составын формалаштыру процедурасын үткәрү планлаштырыла.