Россия Почтасы үз клиентларына пенсияләрне һәм социаль түләүләрне өйләренә китерү буенча хезмәтләр күрсәтә. Татарстанда күп кенә пенсионерлар акчаны өйләрендә алуны өстен күрә, чөнки бу өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы. Почтальоннар пенсияләрен билгеләнгән көнне график буенча теләсә нинди һава торышында китерәләр-һәм бу хезмәт бушлай.
Почтальон клиентларга пенсияне өзмә квитанция белән исемле түләү йөкләмәләре буенча китерә, анда түләүләрнең барлык төрләре: агымдагы чор өчен пенсиянең база һәм иминият өлешләре, өстәмә пособиеләрнең төрләре күрсәтелгән. Шуның нәтиҗәсендә пенсионерлар түләү чорлары буенча да, акча чыганаклары буенча да бик ачык һәм актуаль мәгълүмат ала. Мондый квитанцияне Россия Почтасы клиентлары гына ала.
«Өйдә пенсияләр һәм башка социаль түләүләр алу-төбәк халкы арасында ихтыяҗ булган хезмәт. Түләүләр алучыга билгеләнгән вакытта-уңайлы һәм куркынычсыз шартларда тапшырыла. Әгәр сезне китергән көнне өйдә булмасагыз, почтальон кабат килер. Шул ук вакытта түләүләрнең барлык төрләрен дә алучыга өйгә китерү бушлай», — дип билгеләп үтә Россия Почтасының республика идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Өйдә пенсия алганда, Россия Почтасы клиентлары өстәмә хезмәтләрдән файдалана ала: ТКХ счетларын, элемтә хезмәтләрен, салымнарны түли, газета-журналларга язылу ясый, беренче кирәкле товарлар, вакытлы матбугат басмалары, лотерея билетлары сатып ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Почтасы — Татарстан Республикасында пенсияләрне өйгә илтү функциясен үтәүче бердәнбер оешма.
Россия Почтасы ярдәмендә пенсия алу өчен пенсионерга социаль фондның территориаль органына яки социаль яклау бүлегенә гариза язу да җитә. Гаризаны шулай ук заказлы хат белән җибәрергә, дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында яки башка уңайлы ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин. Бу документны алучы үзе дә, аның законлы вәкиле дә яза ала.