2024 елның 19 ноябрендә Лев Выготский исемендәге Зур уен старт алды –һәр белем бирү оешмасы социум һәм бергәлек үзәге булып тора, аның һәр катнашучысы аның үсешенә үз өлешен кертә дип ышанучылар өчен. Гаризалар 2025 елның 19 мартына кадәр кабул ителәчәк.
Оештыручы булып «Балачак университеты» фонды белән берлектә Рыбаков фонды тора. Лев Выготский исемендәге Зур уен күпьеллык тарихлы ике проектны берләштерде: RybakovSchoolAward-мәктәп командаларына юнәлдерелгән уен һәм Лев Выготский исемендәге Халыкара конкурс —мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен иң зур конкурс.
Уенда ике трек каралган.
Лидерлык трегы үзен күрсәтергә, лидерлык потенциалын ачарга, аралашу һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерергә әзер булганнарны эзләүгә, ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Трек балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр белгечләре (административ вазыйфаларны биләмәүчеләр), өстәмә белем бирү педагоглары, 18 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, белем бирү белән бәйле белгечлекләргә белем алучы студентлар/магистрантлар өчен ачык (җиңүчеләр Лев Выготский исемендәге Халыкара конкурста җиңүче дипломнарын алалар).
Катнашучыларга Л.С. Выготскийның мәдәни-тарихи теориясе кыйммәтләренә тугрылык тесты узарга һәм 6 биремне үтәргә кирәк. Уенда ике тест каралган –мәктәпкәчә һәм мәктәп өлкәсендә катнашучылар өчен.
Команда трегында Россия Федерациясе территориясендә һәм башка илләрдә 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен теләсә кайсы мәктәп, балалар бакчалары, көллиятләр һәм башка белем бирү оешмалары командалары катнаша ала; аларга «Мәктәп-социум үзәге» концепциясе кысаларында 8 гамәли бирем үтәргә туры киләчәк (җиңүчеләр Лев Выготский исемендәге Зур уенның дипломнарын алалар).
Зур уенның 9 сезоны яңалыгы булып ике тректа да ясалма интеллект куллану тора.
Лев Выготский исемендәге Зур уен нәтиҗәләре буенча лидерлык трегының җиңүчеләре 100 кеше булачак, алар җәйге мәктәптә катнашу мөмкинлеге алачак (Мәскәү астында атналык белем бирү интенсивы). Команда трегында-10 команда суперфинал финалга Мәскәүгә киләчәк. Ул кейс-чемпионат форматында узачак, аның нәтиҗәләре буенча 3 команда акчалата призлар-1,5 млн, 1 млн һәм 500 мең сум алачак. Җәйге мәктәп һәм Кейс –чемпионатта катнашучыларның барлык чыгымнарын оештыручылар түли.
Төп призлардан тыш, зур уенда җиңүчеләр өчен белем бирү һәм күңел ачу бүләкләре дә каралган, аларны ике тректа да катнашучылар биремнәрне үтәгән өчен исәпләнгән уен кристаллары өчен алырга мөмкин.
Уенның гомуми грант фонды-30 млн сум.