Алынган акчаларның яртысы хәйрия оешмасына юнәлдереләчәк. Ярминкә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп бизнес-старты» Республика проектының бер өлеше булды.
Мәктәп укучыларын эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү программасын «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.
Яңа ел алдыннан Казанда өченче мәртәбә уздырыла торган чарада Казан, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының 12 муниципаль районының 25 мәктәбеннән 31 мәктәп бизнес - компаниясе, барлыгы 120дән артык яшь эшмәкәр катнашты, алар үзләренең уникаль идеяләрен һәм продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Катнашучылар үзләре җитештергән товарлар - Яңа ел уенчыклары, телефоннар өчен аксессуарлар, милли элементлар белән төрле чималдан эшләнгән әйберләр, тәм-томнар һәм десертлар тәкъдим иттеләр.
Быел балалар ярминкә өчен рекордлы сумма - 140 мең сум акча эшләгән. Акчаларның яртысы традиция буенча хәйрия максатларына - тумыштан ук үзәк нерв системасының перинаталь патологиясе һәм гидроцефалия диагнозы куелган «Игелекле Казан» хәйрия оешмасы карамагындагы 22 яшьлек Павелны реабилитацияләүгә тапшырылды.
Ярминкәдә укучылар үз товарларын сатып кына калмадылар, ә аларны булдыру тарихлары, үзләренең бизнес-проектлары һәм әзерлек барышында очрашкан кыенлыклары белән уртаклаштылар.
Шулай ук ярминкә кунаклары эшмәкәрләр булды, алар балалар белән шәхси бизнес-тарихлары һәм кейслары белән уртаклаштылар.
Мәктәп ярминкәсе - 2024 елда йомгаклау чарасы. Әмма 2025 ел башында проектта катнашучылар өчен бизнес-кейслар чемпионаты узачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2025 елның язына планлаштырылган. Анда 12 команда катнашачак, шуларның өчесен суперприз көтә – Мәскәүгә сәфәр, анда алар «Сколково» технопаркына барачак.