Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан урман фонды җирләрен федераль милеккә кайтару чаралары күрелә.

2024 елның 27 декабре, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнарының үтәлеше тикшерелде.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә законсыз рәвештә биш җир кишәрлеге формалаштырылган, аларның составына гомуми мәйданы 22 мең кв. метрдан артык булган Матюшино кишәрлек урманчылыгы җирләре кертелгән.

Закон бозуларны бетерү һәм урман фонды җирләрен дәүләт милкенә кайтару максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Дәгъва гаризасы карауда.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International