«Россия тимер юллары» ААҖ аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән тимер юл кичүләрендә хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә зур әһәмият бирә, әмма бу өлкәдәге хәлләр нигезле борчу тудыра. «Россия тимер юллары» ААҖ тарафыннан тимер юл кичүләрендә хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыру буенча күрелә торган чаралар теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирми.
2024 елның 22 гыйнварында 03 сәгать 00 минутта (Мәскәү вакыты) Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе инфраструктурасының Буа – Боерган кисеменең 120 км ПК 5 көйләнә торган тимер юл кичүендә, электрлаштырылмаган Свияжск-Чынлы участогында машинист Новиньков А.А. һәм машинист ярдәмчесе Конышев А.В. идарә иткән 54 км/сәг тизлектә баручы 4963 номерлы поезд дәүләт номеры О993ОС 196 RUS булган, 1993 елгы Ю.А. Дорофеев идарә иткән SETRA йөк автомобиле белән бәрелешкән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
2024 елның 25 августында 06 сәгать 56 минутта (Мәскәү вакыты) Чабаксар-2 – Лапсар кисешүенең 2 км ПК 8 нче тимер юл кичүендә, Чабаксар-2 – Яңа Чабаксар электрлаштырылмаган бер юллы участогында Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе инфраструктурасының Канаш дистанциясендә машинист Иванов Е.А. һәм машинист ярдәмчесе Федоров А.А. идарә иткән 46 км/сәг тизлектә баручы 3801 номерлы поезд дәүләт номеры B995XC21 RUS булган, Алякин А.П идарә иткән ТOYOTA COROLLA җиңел автомобиле белән бәрелешкән. 1 кеше зыян күргән.
2024 елның 20 сентябрендә 14 сәга47 минутта (Мәскәү вакыты) Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе инфраструктурасының Канаш дистанциясе Чабаксар – Новочебоксарск бер юллы электрлаштырылмаган участогының Лапсар –Новочебоксарск кисешүенең 22 км ТК җайга салынмый торган тимер юл кичүендә машинист Андреев идарә иткән 47 км/сәг тизлектә баручы 4894 номерлы поезд дәүләт номеры K594KC 21 RUS булган, М.Г. Никитина идарә иткән LADA Kalina җиңел автомобиле белән бәрелешкән. 3 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган.
Транспорт чараларының тимер юл кичүләрендә тимер юл хәрәкәтләнүче составлары белән бәрелешүләре РФ Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы карары (алга таба – юл хәрәкәте кагыйдәләре) белән расланган Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 15.2, 15.3, 15.4 пунктлары таләпләрен тупас бозган машина йөртүчеләр гаебе белән булган.