2024 елга Татарстанның Кадастр инженерлары рейтингы бастырылды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Аның белән Росреестрның рәсми сайтында «Ачык хезмәт - статистика һәм аналитика - кадастр инженерлары рейтингы» вкладкасында танышырга мөмкин.  (Росреестр сайтының Россия Куркынычсызлык сертификатларында эшләвен исәпкә алырга кирәк). 

Рейтингка республика территориясендә кадастр эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 469 белгеч кергән.  

2024 ел нәтиҗәләре буенча кадастр инженерларының күбесе, атап әйткәндә, 276 белгеч, үз эшләрен «бик яхшы» башкарды: кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле документлар буенча уңай карарлар кабул ителде.

Документлар әзерләгәндә 167 белгеч хаталар җибәргән, нәтиҗәдә исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып тору турында карар кабул ителгән (1 дән 3 кә кадәр).  Кызыл зонада туктатып тору турында иң күп карар кабул иткән 26 белгеч (4 һәм аннан күбрәк) булган. 

Татарстан Росреестры кадастр эшләрен башкаруга шартнамә төзү алдыннан рейтинг белән танышырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International