Яшьнәп узган Гомер

2013 елның 1 ноябре, җомга
Буада яшәүче Василий Киренков сугыш турында күбрәк сөйләп калдырырга кирәк, дигән фикердә. 
Ямбулат авылында күп ба-лалы гаиләдә туып-үскән егетнең әтисе Александр, өенә хат язып салырга да өлгерә алмыйча, сугышта һәлак була. Уллары Иван белән Василийга да чират җитә. 1943 елның гыйнварында повестка алган Вася Мәскәү өлкәсендә 6 ай дә-вамында сержантлыкка укырга тиеш була. Бу срокны үтеп тормастан, егет-ләрне ашыгыч рәвештә вагоннарга төяп Смоленск шәһәренә алып барганда немецларның ике истребителе эшелонны бомбага тота. Дары исен дә иснәп карамаган егетләрнең яртысы шунда һәлак була. Василий берничә иптәше белән урманга йөгерә. Исән калганнарны җыеп, кайсын пехотага, кайсын бүтән частька беркетәләр. Вася өченче Белоруссия фронтының 19нчы дивизиясендә танкка каршы атучы җиденче дивизионга эләгә. 17 яшьлек егет замковый, ягъни пушкадан атучы наводчикка дошманга каршы күпме ара калуны, танкка, пехотага таба нинди снаряд кулланырга икәнлеген белдерүче була. Сержантлыкка укыганда винтовканы өйрәнсә, монда инде пушка белән эш итә белү таләп ителә.  
- Немецларга каршы сугышка керәсе килә. Яшь чак бит, патриотлык көчле. Олыраклар безгә, сабыр булыгыз, күрмәгәнегезне күрерсез әле диләр иде, - ди Василий дәдәй. 
Бервакыт дошман кухняны бомбага тота. 
- Бер чокырга төшеп утырдым. Аннары иптәшләрем янына траншеяга күчтем. Шулвакыт чокырга снаряд төште. Үлемнән бары тик секундлар гына аерды, - ди ветеран. Ул Брест, Көнчыгыш Пруссиянең Кенигсберг шәһәрләрен азат итү өчен барган каты сугышларда катнаша. Белоруссия, Польшаны аркылы чыга диярлек. Сугышларның берсендә, үзе әйтү-енчә, 1944 елның декабрендә сул як ботын пуля аркылы тишеп чыга.  Күп кан югалткан, аягы шешкән егетнең аягын ампутацияләргә дә уйлыйлар, әмма калдыралар. Биш айлап госпитальдә дәваланганнан соң үзе кебек савыкканнарны Көнчыгыш Пруссиянең Хайверт шәһәренә җыелу пунктына туплыйлар. Кабат сугышка керер-гә туры килми. Җиңү көне якынлаша. Күкрәгенә II дә-рәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хез-мәтләр өчен” медале таккан егет туган авылына 1950 елда гына кайта. Сугыштан соңгы елларда Горький шәһәреннән килеп Буа – Тәтеш районнары территориясендә нефть эзләүчеләр артеленә эшкә кереп, бораулаучы һөнә-рен үзләштерде. Нефть катламының безнең якларда 7 сантиметр калынлыкта гына булуы ачыкланганнан соң эш туктала. Шуннан соң тәҗрибә туплаган бораулаучыны 123 номерлы ПМКга эшкә бик теләп  кабул итәләр, бер тапкыр да авария ясамаган, үз хезмәтен биш бармагы кебек яхшы белгән белгечне хөр-мәт итә, аны башкаларга үрнәк итеп куялар. Дүрт класс белемле Василий кул астында институт тә-мамлаган егетләр эшли. Бер заман эшчеләргә бораулаучы булып хезмәт куяр өчен Иран, Иракка бару мөмкинлеге ачыла. Алар исә, без Вася дәдәй янында эшләп тә ПМКда болай да  иң зур хезмәт ха-кы алабыз дип ерак юлга чыгудан баш тарталар. Үзе белән озак еллар эшләгән Алексей Рачковны, Владимир Герасимовны сагынып искә ала ул. Алты район территориясендә су катламнары табып, күпме предприятиене, гади халыкны сулы иттеләр. Ул чакта оешмада прораб вазифасын башкарган Рәшит Шәйхетдинов, Анатолий Шахов әле дә якын күрә-ләр үзен, телефон аша хә-лен белешеп торалар. Малга да хирыс булмады ул. Яхшыдан-яхшы квартиралар тәкъдим иткәч тә, сигез квартиралы йорттагы ике бүлмәлегә дә сыям, ияләшкән урынымнан купмыйм дип, баш тартты. Җитәкчеләрдән Әгъзам Насретдиновны аеруча хөрмәт итә. Әгъзам Абзал улы бүләк иткән дивар келәмен, “Полет” кул сәгатен  кадерләп саклый. Сугышта алган бүләкләре өстенә Почет билгесе ордены, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең Алтын һәм Көмеш медальләре өстәлде. Хатыны Любовь Александровна  бе-лән 63 ел тату гомер итеп 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Инсульт кичерүе ветеранның сәламәтлеген какшатты, билгеле. Яраланган аягы да сызлап, төннәр буе йоклатмый. Сугыш “истәлеге” һаман үзен оныттырмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International