Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
«Эх, кызлар…» әниләр һәм бәбиләр проблемасын күтәрә
2013 елның 2 ноябре, шимбә
уа дәүләт драма театры чираттагы сезонын җитдирәк темадан – Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча эшләнгән “Эх, кызлар...” спектакле белән башлап
җибәрде.
- Туфан ага иҗатына тик-мәгә генә тукталмадык. Беренчедән, ул Буага еш килә иде. Бервакытта да театр ишеген ачмыйча китмәде. Киңәшләре белән дә ярдәм итте. Икенчедән, драматургның әсәрләре зур тәрбия көченә ия. Үзен хөрмәт иткән режиссер аның иҗатын үз итә, - дип аңлатты моны җирле те-атрның директоры-сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен карамаган тамашачы сирәктер. Халык Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артистлары уйнавында бик тетрәндергеч, үзебезнекеләр ничек булдырырлар икән дип тә кызыксынды.
Вакыйга бала тудыру йортында бара. 12 бала анасы әкәмәт тере Гөлфинә апа (рольдә – Айгөл Сәгыева), җиде ел буе бала көтеп, әни булу бәхетенә ирешкән чибәр Валентина (Лилия Галиуллина), Алтынчәч (Айгөл Хөснетдинова), баласын алырга те-ләмәгән Дилемма (Наилә Имангулова) тамашачыны ышандырырлык образлар тудыра алдылар. Айгөлнең җырга осталыгы да нык ярдәм итә. Гөлфинә апа барысына да акыл биреп тора. Валентинаның форточка аша ире Саша белән сөйләшүе, шул ук минутта Гөлфинә апаның “Зарифуллам күренмиме?” дип аның янына килеп басуы чынбарлыктагы кебек. Артистларның яше төп геройларның яше белән дә туры килә. Баласыз хатынның (Гөлназ Гыйззәтуллина), табиб Айзәрә Әхәтовнаның (Гөлзадә Камәретдинова) рөхсәт итмәвенә карамастан өзгәләнеп бала табучылар бүлмәсенә дә кереп йөрүе, кемнеңдер ташлап калдырган баласын үзенеке итеп күрсә-тергә теләве күңелләрне нечкәртә. Тавыш операторы Лилия Камалетдинова үзен шәфкать туташы Ни-на ролендә сынап караган. Һәм, әйтергә кирәк, роле шактый уңышлы чыкты. Баласын алырга теләмә-гән Дилемма образы тамашачыларда нәфрәт уята. Пьесадагы геройлар аны сабыен алырга ничек кенә үгетләп карамыйлар. Файдасыз. Ничек итеп газиз балаңнан баш тартырга кирәк? Әмма аның әнисе Римма Әүһәдиевнаны (Римма Хәмидуллина) күргәннән соң замана “инвалидларының” кайдан килүләре ачык аңлашыла. Әнисе кызына сүз әйтергә куркып тора. Әле Дилеммасы ташлап калдырган сабыйны тәрбиягә алмакчы.
“Эх, кызлар...” да бүгенге җәмгыятьнең көн кадагындагы проблемаларын кү-тәрә. Аларның берсе – ананың үз баласын тәрбияләргә теләмәве. Масса-күләм-мәгълүмат чараларында яңа туган сабыйларын теләсә кайда ташлап калдыручылар турында ишетеп, укып торабыз. Ме-нә шушы теманы бик оста ачалар да инде артистлар. Спектакльнең төп өлеше тәмамланганнан соң да сәхнәгә чыккан баласыз хатын һәм Дилемманың уй-фикерләре, үзара сөй-ләшүләре уйландыра да, шул ук вакытта гыйбрәт тә.
Әсәрне сәхнәгә Казан дәү-ләт мәдәният һәм сәнгать университетында укытучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф куйган. Балетмейстер Эльвира Әюпова бию элементларын да кертеп, спектакльне тагын да җанландырган. Биюләрдә бер егет тә – Иске Тинчәле авылында туган, бүгенге көндә ветеринария техникумында белем алучы Ирек Гайнетдинов катнаша. Спектакль халыкка бик ошады, озаклап кул чаптылар, артистларны чәчәк-ләргә күмделәр. Репертуарның күп өлешен комедияләр тәшкил итсә дә, бу спектакль артистларның драма әсәрләрен дә уңышлы уйнауларын ачык күр-сәтте. Һәр спектакльне карап барган Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп-нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллова тамашачылар исеменнән артистларга оста уйнаулары өчен зур рәхмәт белдерде, үзенең китабын һәм шигырьләрен бүләк итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз