Республикада ел башыннан 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 меңнән гаилә ана капиталы акчасына торак сатып алган, ә 13,5 меңнән гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы СФР Бүлеге 10,3 млрд. сум күчерде.
"Ипотека буенча төп бурычны каплаган яки беренчел взнос түләгән очракта, сертификат акчаларын ана капиталына хокук барлыкка китергән бала тугач ук сарыф итәргә мөмкин. Ана капиталы акчасын торак шартларын кредит акчаларын файдаланмыйча гына яхшыртуга файдалану өчен ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулган булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, ә кредит акчаларын җәлеп иткән очракта - кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук бирергә мөмкин. Димәк, гаиләләргә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка мөрәҗәгать итү җитә. Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
Шулай ук Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбедән