Сокта витамин сакланамы?

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Витаминлы эчемлекләр көнендә ачыклыйбыз.

Без яңа сыгылган соклар аеруча файдалы дип уйларга күнеккәнбез, чөнки аларда нормаль тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле витаминнар күп. Әмма берничә сорау туа. Беренчедән, кышкы чорда яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә витаминнар бармы? Икенчедән, соктагы витаминнар никадәр тиз таркала һәм аны сыйфатын сизелерлек югалтмыйча озак саклап буламы?

Санкт-Петербургтан галимнәр төркеме бу темага тикшеренү үткәрде. Алар әфлисун, кишер сокларында, сельдерей һәм киви сокларында төп витаминнар күләмен сыгылганнан соң ук үлчәгәннәр, шулай ук 24 сәгать дәвамында файдалы матдәләр концентрациясенең үзгәрүен күзәткәннәр.

Соклар алу өчен кулланылган барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләрне февральдә супермаркетларның берсендә сатып алганнар һәм 7 °С температурада суыткычта саклаганнар. Сатып алу һәм сок сыгу арасындагы ара ике сәгатьтән артмаган. Сокны көнкүреш сок сыктыргычы ярдәмендә пыяла чиста стаканга сыгалар, аннары  тишемнәре 0,45 мкм булган мембрана фильтр аша хроматограф автодозаторында фильтрлыйлар. Сыгылганнан соң 3-5 минут узгач, шулай ук 1, 2, 3, 6, 9, 12 һәм 24 сәгать тоткач, җимешләр суын анализлаганнар

Сокларның составы нинди

Әфлисун суы С витаминына һәм фолий кислотасына бай, иммунитетны ныгыта һәм канцерогенга каршы тору үзлекләренә  ия.

Яңа сыгылган кишер согында А витамины (каротин), В төркеме витаминнары, төрле минераль матдәләр: кальций, магний, бакыр, натрий, хлор, фосфор, күкерт һәм тимер һәм башкалар бар. Мондый эчемлек күз, тире, иммун һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын сәламәтләндерәчәк, ашкайнатуны яхшыртачак.

Киви согында В төркеме витаминнары, бигрәк тә йөкле хатын-кызларга бик кирәкле фолий кислотасы күп; β-каротин, А, Е, РР һәм С витаминнары бар. Кивида соңгысының микъдары шулкадәр югары ки, өлкән кешегә, аны көнлек нормадан күбрәк алу өчен, кечкенә генә бер җимешне ашау да җитә. Ул шулай ук тиредә һәм тоташтыргыч тукымаларда коллаген синтезы өчен дә кирәк. Киви согы йөрәк эшенә ярдәм итә, ашкайнатуны яхшырта һәм иммунитетны саклый.

Сельдерей согы А, К, С һәм β-каротин витаминнарына бай, составында В6 витамины, калий, магний, цинк, кальций, фосфор һәм тимер бар. Организмны токсиннардан чистартырга булыша, тиренең торышын яхшырта, матдәләр алмашын тизләтә, сидек кудыру эффекты бирә.

Нәрсәне ачыклый алдык

Суда эрүчән витаминнар барлык анализланган сокларда да булган. Аларның иң күп микъдары әфлисун суында һәм сельдерей суында булган. Әфлисун суында аскорбин, пантотен, фолий кислоталары һәм биотин табылган. Сельдерей согында – В5 витаминыннан, плюс ниацин (В3) яки РР (никотин кислотасы һәм никотинамид катнашмасы рәвешендә) башка югарыда санап үтелгәннәрнең барысы да бар. Кишер согында С, В3 һәм Н витамины бар. Киви согында ике генә витамин: аскорбин кислотасы һәм биотин табылган.

Майда эрүчән витаминнар көтелгәннән азрак табылган: әфлисун һәм киви согында алар булмаган, кишер согында А провитамины (β-каротин), ә сельдерей согында А витамины (ретинол) табылган.

Барлык сокларда аскорбин кислотасы (С) концентрациясе салмак кына кими һәм 24 сәгатьтән соң башлангыч сок белән чагыштырганда ике-өч тапкырга кими; биотин (Н) тизрәк таркала – 12 сәгатьтә. Ниацин микъдары тагын да тизрәк кими – 3 сәгатьтән аның концентрациясе 1,5 тапкырга, ә 6 дан соң – 25 тапкырга кими. Пантотен кислотасы (В5) бары тик әфлисун согында гына табылган. 6 сәгатьтән соң бу витаминның концентрациясе нульгә якынлаша. В5 витамины 12 сәгать эчендә тулысынча таркала.

Фолий кислотасы (В9 витамины) сельдерей һәм әфлисун сокларында табылган. Әфлисун согында В9 витамины концентрациясе 12 сәгать эчендә ике тапкырга кими, ә бер тәүлектән соң анда яңа сыгылган белән чагыштырганда 30% кына кала. Сельдерей согында фолий кислотасы таркалу тагын да тизрәк бара – 3 сәгатьтән соң бу витаминның концентрациясе 0,05 мкг/мл. Кишер согында β-каротин һәм сельдерей согында ретинол тотрыклырак. Аларның концентрациясе 12 сәгать дәвамында үзгәрмәгән диярлек, ләкин тәүлек эчендә башлангыч белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән.

Шулай итеп, тикшеренүләр елның кышкы вакытында да җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә витаминнар ашау һәм яңа сыгылган соклар эчүнең мәгънәсе булуын исбатлады. Әмма моны сыгылганнан соң ук эшләү яхшырак, мондый сокны 3 сәгатьтән артык сакларга кирәкми. Һәм, әлбәттә, сок төп эчемлек була алмый:  белгечләр аны көненә 150 млдан да артык эчмәскә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International