КУЛЛАНУЧЫЛАР ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ ӨЛКӘСЕНДӘ 2025 ЕЛДА КӨТЕЛӘ ТОРГАН ЯҢА ЧАРАЛАР

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә 2025 елда көтелә торган кайбер яңа чаралар:

2025 елның 5 февраленнән алкогольсез эчемлекләрнең аерым төрләрен сатуның рөхсәт режимы кертелә. Онлайн-касса «Гадел билге» системасына товарның кодын тикшерүгә запрос җибәрәчәк. Әгәр сату тыелган икән, алдан көйләнгән компьютер кисәтү бирәчәк. 

2025 елның 1 мартыннан контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану өлкәсендә үзгәрешләр каралган. Федераль салым хезмәтенең ККТны теркәү буенча хезмәт күрсәтү срогы икеләтә кыскартылды: 10 эш көненнән 5 эш көненә кадәр. Электрон чекларны бирүнең яңа ысулы өстәлгән - «Минем чеклар Онлайн» Федераль салым хезмәте сервисы аша. 

2025 елның 1 мартыннан энергетикларны балигъ булмаганнарга сатуга федераль тыю билгеләнгән. Сатучы сатып алучыдан балигъ булуын раслый торган документ таләп итәргә хокуклы һәм, әгәр яшьтә шик булса, ә документ күрсәтелмәсә, сатудан баш тартырга тиеш. 

2025 елның 1 сентябреннән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга төзәтмәләр үз көченә керәчәк, алар компанияләргә товарларны һәм башка өстәмә хезмәтләрне аларның актив ризалыгыннан башка сатып алучыларга тагуны тыячак.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International