«Күп балалы Россия»  Бөтенроссия проектында катнашучы бул

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Проект күп балалы гаиләләрнең уңай образын формалаштыруга, балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

«Күп балалы Россия» бөтенроссия проекты күп балалы гаиләләргә «Күп балалы Россия» күп балалы гаиләләр форумында һәм «Сәламәт гаилә – көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивалендә катнашырга тәкъдим итә.

«Күп балалы Россия» күп балалы гаиләләр форумы 2025 елның февраленнән июньгә кадәр узачак. Форум программасына түбәндәге чаралар керә:

1. Социаль практикалар конкурсы  «Киләчәк-ул без!».

2. «Җиде яхшы сүз» акциясе.

3. «Рус стиле» конкурсы.

4. «Гаилә – Россия көче» конференциясе.

5. «Тере традицияләр» халык осталары реестры.

6. «Күп балалы Россия» күп балалы гаиләләр форумының Мәскәүдә финал чарасы.

«Сәламәт гаилә – көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивале 2025 елның февраленнән октябренә кадәр узачак. Фестиваль балалы гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвеше культурасын стимуллаштыручы һәм аңа ярдәм итүче масштаблы инициатива булып тора һәм катнашучыларның физик һәм психологик иминлеген ныгытуга һәм көндәлек тормышта спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләр сериясен үз эченә ала. Фестиваль үз эченә түбәндәге чараларны ала:

  1.  Видеороликлар бәйгесе.
  2. «Спорт мизгелләре» фотосүрәтләре бәйгесе.
  3.  Гаилә йөгереше
  4.  «Без спортта» акциясе.
  5. «Сәламәт гаилә – көчле Россия»Бөтенроссия спорт фестивале финалы.

Конкурслар турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучы анкетасы проект сайтында урнаштырылган:  https://многодетные-семьи.рф/.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International