Кичә героен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Сәхнәгә күтәрелүчеләрнең чыгышлары кыска булды: якын дусларның истәлекләре хатирәләр белән сугарылган. Үз вакытында мәрхүм белән иңгә-иң хезмәт куйган муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов аның җитди дә, тапкыр да булуын, уен-көлке дә яратуын искә алды:
- Карл Маркс исемендәге колхоз дигәч, күз алдына Тәлгать килеп баса. Без аннан күп нәрсәгә өйрәндек. Аның белән республика җитәкчеләре дә исәпләште, - диде ул. Колхоз рәисе авылда тузган электр баганаларын яңарттырган, күпләргә йорт-җир коруда ярдәм иткән. Мәктәпнең җылылык системасын яңартуда колхоз кассасыннан акча биргән. Хуҗалык бу елларда ашлык, ит, сөт җитештерүдә районда алда бара.