Татарстан Республикасы Килдураз авыл җирлеге, Буа муниципаль районы территориясендә урнашкан үзләрен җир кишәрлекләренең варисы дип санаучы затларның килү зарурлыгы турында.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Килдураз авыл җирлеге башкарма комитеты 1 нче кушымта нигезендә үлгәннән соң калган җир кишәрлекләренең варисы дип санаучы яисә аңа хокуклы затларга Килдураз авыл җирлеге башкарма комитетына (адресы: ТР, Буа районы, Килдураз авылы, Иванов проспекты, 5нче йорт) 20.03.2025 елдан башлап, 30 календарь эчендә тиешле документлар белән килергә кирәклеге турында хәбәр итә.
Күрсәтелгән затлар килмәгән очракта, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Килдураз авыл җирлеге башкарма комитеты күрсәтелгән объектларга карата (1 нче кушымта нигезендә) аны Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Килдураз авыл җирлеге башкарма комитеты милкенә күчерү буенча чаралар күреләчәк.